32 ел элек, 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Дәүләт гербы расланган.
Аны канатлы барс бизи.
Идея авторы галим Назыйм Габдрахман улы Ханзафаров була, аны рәссам-манументалист Риф Зәһри улы Фәхретдинов тормышка ашыра.
Герб республика флагы төсләрендә ясалган. Кояш — кызыл, калкандагы барс һәм чәчәк — ак, ә кайма яшел төстә. Калкан, милли бизәк һәм «Татарстан» дигән язу алтын төсендә.
Дәүләт гербы көне белән!